Галимжан Ибрагимов Алмачуар Сочинение

Уважаемый гость, на данной странице Вам доступен материал по теме: Галимжан Ибрагимов Алмачуар Сочинение. Скачивание возможно на компьютер и телефон через торрент, а также сервер загрузок по ссылке ниже. Рекомендуем также другие статьи из категории «Рефераты».

Галимжан Ибрагимов Алмачуар Сочинение.rar
Закачек 1405
Средняя скорость 2764 Kb/s

Галимжан Ибрагимов Алмачуар Сочинение

Дәреснең темасы: Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе. (1нче сәгать)

Дәреснең максаты:

  1. Язучы биографиясе белән танышу һәм иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру.
  2. “Алмачуар” хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.
  3. Балаларда хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләрен тәрбияләү. Шул әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлау.

Дәрес барышы

I. Башлам

Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән күренекле язучы Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.

Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Аның турында безнең күренекле галимнәребез, язучыларыбыз истәлекләр, очерклар язып калдырганнар. Алар аша әдибебезнең атаклы язучы, талантлы әдәбият галиме, татар тарихчысы булуы белән бергә, нечкә күңелле, миһербанлы, табигатьне яратучы шәхес булганын да белә алабыз. Хәзер мин сезгә берничә истәлек укып китәм. Алар аша язучының нинди кеше булганлыгын билгеләп буламы икән? Игътибар белән тыңлагыз әле!

Ул – гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул — әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе” (Р.Гатауллин).

“Бер генә күреп, бер генә сәгать сөйләшеп, гомергә хәтердә кала торган кеше сирәк очрыйдыр. Шундыйларның берсе минем өчен татар халкының бөек язучысы Г.Ибраһимов булды.” (С.Ариш).

“Безнең Галимҗан бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы” (С.Вурун).

“Әһәмияте үз илендә генә калмыйча, еракларга тарала торган сәнгатьчеләр була.Галимҗан да – шуларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасында күкрәк киереп керә ала” (П.С.Коган).

“Галимҗан минем беренче укытучым булды: өстәп әйтеп, ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр. Һәм мин Г.Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде” (Б.Кербабаев).

Укытучы: Димәк, әлеге истәлекләр буенча без язучының нинди кеше икәнлеген билгели алабызмы?

Укучы: Укымышлы, белемле.

Укытучы: Бик тә кызыксынган укучыларга “Г.Ибраһимов турында истәлекләр” дигән китапны тәкъдим итәм. Әлеге китаптан үзегезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар табарсыз дип ышанам.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

II.1. Укытучы: Ә хәзер Г.Ибраһимовның портретына игътибар итик. Портрет аша язучының нинди характер үзенчәлекләрен билгели аласыз?

Укучы: Кырыс, күз карашы мәгънәле.

Укытучы: Әйе, укучылар, кырыс акыллы йөз, гүяки, кискен сораулар белән төбәп караучы күзләр, күпне күргән, кичергән булуы турында сөйләүче йөз чалымнары, олылык, олпатлык, азамат ирләрчә мәһабәтлелек, ныклык.

Укучылар, без сезнең белән истәлекләрдән, портреттан чыгып, язучы турында кыскача мәгълүмат ясадык. Әдипкә биргән характеристикабыз дөресме икән? Шуны ачыклау йөзеннән мин сезгә аның биографиясен сөйләп китәм.

II.2. Ә башта аның китаплары белән таныштырып үтәсем килә.(Китаплар күргәзмәсе белән таныштыру).

II.3.Г.Ибраһимовның сабый чагы Башкортсан җирендә, табигатьнең күркәм байлыгы белән бизәлгән Солтанморат авылында уза. Ул шушы авылда мулла гаиләсендә туа. Галимҗан әти-әнисен, бик сагынып, иң җылы хисләр белән искә ала: “Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте. ” Әтисе турында да болай ди: “. Әти безне бик иркәли иде дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде. Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады. Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына. Минем тормыш юлыма, җәмгыятьтәге урыныма ышана иде. ”

Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый: анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була. М.Ибраһимов та болай искә ала: “Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле әдип итеп тәрбияләп үстермәдеме икән?” Мөгаен, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Аның табигать турындагы язган әсәрләре әлеге сүзләрне раслыйлар. Аның әсәрләрендә кояш нурының җылысы да, талгын искән йомшак җил дә, боргаланып аккан чишмә тавышы да ишетелә. Гүзәл табигать кочагында үткән балачакның күңел түрендә уелып калган истәлекләре соңыннан язучының әсәрләрендә дә чагылыш таба.

Бала чакта Галимҗанның тормышы башка крестьян малайлары тормышыннан берни белән дә аерылмый. Җәй көннәрендә ул иптәшләре белән бергәләп җиләккә йөри, елгада һәм кондызлы күлдә балык каптыра. Җәйге төннәрдә малайлар белән бергәләп, яланга яисә урманга ат сакларга китә. Кыскасы, Г.Ибраһимов – табигатькә гашыйк кеше була.

II.4. Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән,һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.

Яшь егетләр Сабантуйларныннан
Ут уйнатып чыгып киттеләр.
Күңелемә яткан толпарларга
Камчы белән сызып үттеләр.
(Р.Ягъфаров).

Кайсыгыз ишек башларында әлеге даганы күргәне бар? Булса, ул ни өчен анда куелган?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Игътибар итсәгез, һәр ат тоягының астында дага кадакланган. Бу ат тоягы ашалмасын өчен куела.

Ат – бәхет китерүче хайван буларак билгеле,һәм әлеге дага да бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора.

(“Бәхет дагасы” җыры яңгырый. И.Хөснетдинов сүзләре,Г.Сәйфуллин көе).

Җыр ошадымы? Аны ишеткәнегез бармы? Әлеге җырны тыңлагач, сездә нинди хисләр уянды?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Димәк, ат – бәхет-шатлык, яшьлек иртәсе булып тора. Ә ат нинди хайван соң ул? Аңа карап, нинди сыйфатларын билгели алабыз?

Укучы: Сабыр карашлы, түзем, чыдам, хуҗасына тугры, эшчән хайван.

II.5. Укытучы: Кечкенә вакытта ук атта утырып йөрергә хыялланмаган бер генә малай да юктыр ул! Бүгенге дәрестә без сезнең белән ат яратучы малай турында укып китәрбез. Әсәрнең исеме – “Алмачуар”.

Алмачуар – ат исеме, чуар булган атларга шулай диләр.Әйтеп үткәнчә, Галимҗан үзе атларны бик яраткан һәм болай ди: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк. ”Алмачуар” дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә ялгыш булмас. ”

Ә хәзер мин әсәрне укый башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.(81-84нче битләрне уку).

II.6. Аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик:

фатиха кылдыра-ата-ананың, остазның һ.б. рәсми рәвештә белдерелгән изге теләге, ризалыгы, юлламасы;

әбүҗәһел-хәйләкәр, алдакчы, явыз кеше;

хәер-дога-яхшы теләк, яхшы дога;

хәстә-авыру, кыерсыту,кысу,урынсызга кимсетү, җәберләү;

нәзер-үз өстенә алган эш, шартлы вәгъдә;

нәфес-нәрсәне дә булса булдырырга көчле омтылыш, күпне өмет итү, комсызлык.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

III.1. Укытучы: Укучылар, әсәрдә нинди геройлар белән таныштык?

Укучы: Хафиз, Әлемгол, Сафа бабай белән таныштык.

Укытучы: Әсәр нәрсә белән башланып китә?

Укучы: Тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан Әлемгол тик торганда үзенең гомерлек дошманы Хафизга, ягъни малайның әтисенә, бия китереп бирә.

Укытучы: Ни өчен ул моны эшли? Әсәрдән шушы урынны табыгыз.

(83-84нче битләр, 3нче кызыл юл)

Укытучы: Әлемгол һәм Хафиз арасындагы каршылык кайда һәм кайчан башланып китә?

Укучы: Сабантуй бәйрәмендә Хафиз белән Әлемголның мәйданга көрәшкә чыккан вакытыннан башланып китә.

Укытучы: Әлеге бүлекләрдән чыгып, Хафиз картка нинди сыйфатлар хас дия аласыз?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Укытучы:Без капчыкта ятмый” дигән мәкальне әсәрдә нинди геройга туры китереп була һәм ни өчен?

Укучы: Әлеге мәкальне Әлемголга туры китереп була, чөнки ул Сабантуйда көрәшкәндә хәрәмләшә һәм авырый башлый. “Терелсәм, кара бияне Хафиз картка илтеп бирер идем”-дип әманәт әйтә һәм сүзендә тора, шуның белән хәрәме беленә.

Укытучы: Димәк, Әлемгол яманлык эшли, һәм бу яманлыгы аңа чир булып кайта. Яхшылык эшли, хатасын таный һәм бияне илтеп бирә- күңел тынычлыгы ала..

III.2. Укытучы: Хәзер һәр бүлеккә исем куеп карыйк.

1б. – Бияне алып китү;

Укытучы: Бүлекләргә исем куйдык. Ләкин әлеге исемнәр дөрес тәртиптә бирелгәнме соң?

Укучы: Юк.

Укытучы: Әйдәгез әле, бүлекләрне вакыйгалар үстерелеше тәртибе буенча куеп чыгыйк.

1б. – Хәрәмләшү;
2б. – Дөреслек;
3б. – Бияне алып килү.

III.3. Укытучы: Укучылар, игътибар итсәгез, Хафиз белән Әлемгол икесе ике авылдан. Бу вакыйгалар тирә-күрше авылларга бик тиз арада мәгълүм булалар. Ни сәбәпле?

Укучы: Чөнки әлеге вакыйга Сабантуй вакытында була.

Укытучы: Әйе, Сабантуйга тирә-күрше авыллардан дуслар, туганнар җыелалар. Димәк, Сабантуй – барлык милләт халкын берләштерүче, милли рухта сугарылган бәйрәм булып тора, чөнки Хафиз – татар, Әлемгол – башкорт милләтеннән.

Ә сез үзегез Сабантуйлар турында нәрсәләр беләсез? Ул нинди бәйрәм? Кайчан уздырыла?

(Укучыларның җавапларын тыңлау).

IV. Йомгаклау

IV.1. Укытучы: Укучылар, сезгә укылган бүлекләр ошадымы?

(Укучылар җавапларын тыңлау)

Укытучы: Язучы турында нинди мәгълүматлар алдыгыз?

(Укучылар җавапларын тыңлау)

Укытучы: Дәресебезне Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәдованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

“Галимҗан – бала җанлы кеше иде.

Моңа инаныр өчен “Алмачуар” әсәрен генә укып карау да җитә. Бу гүзәл повесть минем иң беренче укыган әсәрем иде. Мин аны хәзер дә кайта-кайта укыйм. Ул шундый әсәр. Аны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган.

Ә бөек язучы – үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул”.

IV.2. Бүгенге дәрестә билгеләр…

V. Өй эше

Укытучы: Өйгә эш итеп Г.Ибраһимовның биографиясен укып, сөйләргә әзерләнергә һәм үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.

Предварительный просмотр:

Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәре шәһәр округының

« 2нче гимназия » муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесы

«Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә

Галиев Айнур Айдар улы

7 нче сыйныф укучысы

Хисмәтуллина Рәүзилә Рәвис кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

I.Кереш өлеш . . 3

II. Төп өлеш. « Алмачуар» әсәрендә әхлак-тәрбия мәсьәләләре »

II.1. Гомумкешелек кыйммәтләре . 4

II.2.Табигать – тәрбия факторы . 5

II.3. Гаделлек – намус көзгесе . 6

III. Йомгаклау . Тәрбия – дәүләт күләмендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә. 7

Кулланылган әдәбият исемлеге . 8

Һәркемгә мәгълүм булганча, бүгенге көндә җәмгыятьтә әхлаксызлык күренешләре белән еш очрашабыз. Әледән әле: “Заманалар чуалды, замана белән бергә кешеләрнең рухлары да ярлыланды, әхлак түбән төште”, — дигән фикерләрне ишетергә туры килә. Җәмгыятьтәге әхлаксызлык аеруча яшь буынга тискәре йогынты ясый.

Тормышыбызда мәрхәмәтлелек, гаделлек, шәфкатьлелек, игелек дигән төшенчәләргә караганда тискәре сыйфатлар өстенлек ала бара. “Кая барабыз без? Киләчәк кем кулына калыр? Уйланыйк әле, кешеләр!” – дип кычкырасым килә минем. Ни өчен бүгенге көндә тәрбия мәсьәләсе шулай түбән тәгәри? Элек ничек булган? Тәрбия өлкәсендә кешелек кайчан, нинди ялгышлар җибәргән?

Үземне борчыган шушы сораулар эзләнү-тикшеренү эше өчен «Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре» дигән тема сайлауга этәргеч бирде.

Эзләнү – тикшеренү эшенең максаты:

1 . Җәмгыятьтәге, аеруча яшьләр арасындагы әхлаксызлык күренешләренең сәбәпләрен ачыклау һәм бу проблеманы хәл итү юлларын эзләү.

2. Галимҗан Ибраһимовның « Алмачуар » повестын укып өйрәнү, шушы әсәргә нигезләнеп, эзләнү эшенең темасын ачу.

Әби-бабаларыбыз җәмгыятьтәге әхлаксызлык күренешләренең сәбәпләрен нидә күрә икән? Шушы сорау белән өлкән буын кешеләренә мөрәҗәгать иттем.

Хәмзина Нәзифә әби (80 яшь): «Тәртипсезлекләрнең сәбәбен тормышның һәр яктан җитеш булуында күрәм. Безнең буын авыр физик хезмәт башкарып, яшәде. Тәртипсезләнеп йөрергә бер буш вакыт та калмый иде».

Ишморатова Нәзирә әби (78 яшь): «30-40 нчы елларда планлы рәвештә динне юк итәргә тырыштылар: мәчет манараларын кистеләр, муллалар, аларның нәсел-нәсәбе һәрьяктан кыерсытылды, дини йолаларны тыйдылар. Тәрбия өлкәсенә бу бик зур зыян китерде».

Әбдрәхимова Фәнирә апа (64 яшь): «Яшьләрне телевизор бик нык боза. Элек хәзерге кебек рекламалар, әхлаксыз тапшырулар юк иде».

Мәксүтова Кәүсәрия әби (78 яшь): «Элек балалар бакчалары булмады. Безнең балалар да өйдә әби-бабай тәрбиясендә үсте. Әлбәттә, дин тоткан, Алла хакын хаклаган өлкән буын яшьләрне дә үзләре кебек үк әдәпле итеп тәрбияләде».

Әйе, әби – бабаларыбыз сүзенә колак салырлык. Мин алар фикере белән тулысынча килешәм. Тормышлары ярлы, авыр булса да, рухи яктан бай булган безнең әби – бабаларыбыз. Балаларын да халык педагогикасы нигезендә әдәпле, инсафлы, шәфкатьле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр.

II. « Алмачуар » хикәясендә тәрбия — әхлак мәсьәләләре»

Сокландыргыч әсәрләр була: син аларны кулыңа алып, беренче юлларына күз төшерү белән үк үзеңне тоя алмыйча укырга керешәсең, тирә-юньдәге бөтен шау-шуны, кешеләрнең дөнья мәшәкатьләре белән кайнашып йөрүләрен, ыгы-зыгыларын – барысын онытасын. Синең өчен хәзер бу сәгатьләрдә бер генә нәрсә бар: ул да булса – кулындагы китап битләреннән синең күңелеңә, йөрәгенә агып керә торган, моңарчы сиңа билгеле булмаган дөнья, яңа образлар, аларның көрәшләре, шатлыклары, кайгылары ….

Татар әдәби дөньясына Галимҗан Ибраһимов хикәя жанры белән 1907 нче елда килеп керә. Аның “Алмачуар” хикәясе 1922 нче елда язылган. Әсәр кеше һәм табигать гармониясе турында. Хикәянең төп герое – Закир. Ул авылда яши, кечкенәдән табигать белән аралашып, эшләп үсә. Закир – саф күңелле, романтик рухлы. Ул үзенең туган җирен, туган авылын ярата, анда үскән һәр нәрсәгә игътибарлы. Әсәрдә ат образына зур урын бирелгән. Билгеле булганча, авыл кешесенең тормышында ат бик зур роль уйнаган. Закирларның да атлары бар. Менә бер елны аларның бияләре колынлый. Колын ак таплы, күк төстә була. Закир аңа Алмачуар исеме бирә. Колын төз гәүдәле, озын аяклы ат булып үсә. Ул Закирның тормышында зур урын ала башлый. Малай колынны карый, ашата, өйрәтә. Бервакыт бүреләр атның колынын ашыйлар, Алмачуарны да яралыйлар. Закир бик борчыла, елый. Бәхеткә, Алмачуар терелә. Закир әтисенә Алмачуарны эшләтергә рөхсәт бирми. Ул аны Сабантуйга, ат чабышына әзерли, җиңәргә тели. Менә Сабан туе да җитә. Авыл атлары арасында Алмачуар кебекләр юк. Ләкин бу Сабантуйга Башкортстаннан бик данлыклы чабышкы ат килә. Ул Алмачуарның төп көндәше була. Шуңа карамастан Алмачуар беренче килә. Закир бик шатлана. Ләкин бу шатлык озакка бармый. Ярыштан соң Алмачуар йөри алмый башлый, ашамый, эчми һәм бер атнадан үлә. Закир өчен бу хәл фаҗига була, ул хәтта елый да алмый. Алмачуар Закирның йөрәгендә, күңелендә мәңгелек яра булып кала. Төп геройның хисләре, кичерешләре тирән психологизм белән язылган. Хикәя пейзаж картиналарына бик бай. Әсәрдә авыл халкының тормышы, татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре бик оста сурәтләнгән.

II.1. Гомумкешелек кыйммәтләре

Хикәянең исеме астына автор: «Бер мәхәббәтнең тарихы» дип куя. Сюжет та әлеге мәхәббәт тарихына, төп герой Закирның колынга булган мөнәсәбәте, хыялларына бәйле рәвештә, әсәр дәвамында үстерелә. Геройның кичерешләре, борчу һәм эчке тартылышлары ышандыра. Туган авылы табигатен, колынын һәм кешеләрне чын күңелдән ярату хисе дә сокландыргыч итеп сурәтләнгән. Алмачуарга мәхәббәт хисе белән яшәгән Закирның рухи халәте тәэсирле итеп күрсәтелә. Нинди генә үкенечле мәхәббәт булса да, ул инде Закирның йөрәген урап алган,аның изге хисләрен уяткан. Авыр тетрәнү кичерсә дә, Закир тормышның башка сынауларын,мөгаен,сабыррак кабул итер һәм җиңелү газабыннан соң чыныгу сыйфатларын арттырыр. Бу һәркем өчен мотлак мәсьәлә.

II.2. Табигать- тәрбия факторы

Табигать — халык тәрбиясенең күпкырлы һәм универсаль факторы. Г. Ибраһимов әсәрләрендә дә, тәрбия факторы буларак, табигатьнең педагогик мөмкинлекләре, аның холык – фигыль, әдәп-әхлак формалашуга тәэсире калку итеп күрсәтелгән.

Авыл халкы хайваннарга, кошларга карата да гаять игътибарлы. Алмачуарны бүреләр зыянлаганда, бар авыл халкы дәррәү күтәрелеп хайваннарны коткарырга җыела.

Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән,һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.

Ат – бәхет китерүче хайван буларак билгеле,һәм әлеге дага да бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора.

Ат – бәхет-шатлык, яшьлек иртәсе булып тора. Ә ат нинди хайван соң ул? Аңа карап, нинди сыйфатларын билгели алабыз?

Ат — сабыр карашлы, түзем, чыдам, хуҗасына тугры, эшчән хайван. Шул сыйфатларны кешеләргә дә үстерергә кирәк.

II.3. Гаделлек – намус көзгесе

Г.Ибраһимовның « Алмачуар» хикәясен өйрәнү барышында, без, гадәттә, хайваннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләүне яхшы күрәбез. Ә менә башкорт Әлемгол образына аз игътибар итәбез. Шушы образ иман, кыйбла тәрбияләүдә зур урын алып торыр иде. Вакытында явызлык эшләгән, көрәшкәндә сиздерми генә Хафизны аяк чалып егуга ирешкән бу кеше гомере буе үз-үзен битәрли. Аңа намусы тынычлык бирми. Кылган гамәлләре өчен ул Ходайдан кичерү сорый. Күрәсең, ул гаделлек, шәфкатьлелек, игелек дигән бөек көч алдында баш ия. Әнә шундый кылган эшләребез алдында җаваплылык хисе тою, үзанализ ясау җитми кешеләргә.

Кешене олылау, тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү халкыбызда hәрчак макталган, яман гадәтле кешене халык гаепләгән, күрәлмаган.

На тему: «Галимжан Ибрагимов – классик татарской литературы»

Галимжан Ибрагимов оставил заметный и полезный след в развитии не только татарской, но и ряда других литератур. Выдающийся туркменский писатель Берды Кербабаев говорил в свое время:

«В первые годы становления Советской власти татарская литература по сравнению с литературами народов Средней Азии была наиболее развитой. А в ней выделился Галимджан Ибрагимов. В его произведениях было то принципиально новое, что лежало в основе всех социалистических национальных литератур».

Наблюдательность художника подчас дает не меньше, чем точные выводы исследователя. Б. Кербабаев предложил очень верное определение роли Г. Ибрагимова в формировании многонациональной советской культуры. Его творчество и деятельность действительно вносили новое, социалистическое содержание в духовную жизнь и эстетическое развитие народов нашей страны. И потому изучение многогранного наследия Г. Ибрагимова служит одним из важных участков филологической науки в целом, имеет значение для всего советского литературоведения.

Г. Ибрагимов ступил на общественно-литературное поприще в годы всеобщего политического подъема начала века, когда были поколеблены старые устои жизни, когда широкие народные массы поднялись на борьбу за свое освобождение. Страстное желание искоренить зло и утвердить добро, сыгравшее важную роль в формировании мировоззрения писателя, было отнюдь не абстрактным — оно складывалось под влиянием лозунгов, выдвинутых революцией 1905 — 1907 гг.; иными словами, его питали протест против гнета царизма и капиталистической эксплуатации, отказ мириться с засилием реакционного духовенства, жажда свободы, горячая вера в освобождение человека и счастливое будущее человечества, стремление к высоким идеалам социализма.

Февральская, а затем Октябрьская социалистическая революции выкристаллизовали его взгляды и накрепко связали Ибрагимова с большевистской партией, с марксистско-ленинской идеологией. Революционный пафос всей деятельности писателя, его понимание классовой борьбы, концепция места и роли татарской нации в социалистической действительности оказали огромное влияние на развитие общественного самосознания народа. Творческий путь Г. Ибрагимова начался задолго до Великой Октябрьской социалистической революции. Но в духовный мир широких масс трудящихся произведения писателя вошли вместе с Октябрем, точно так же и многогранный талант его в полную меру раскрылся в послеоктябрьский период.

Революционный и творческий путь Ибрагимова это путь духовного роста татарского народа с начала XX века до победы социализма в нашей стране. Ведь жизнь и деятельность писателя неотделима от истории освободительной борьбы и развития культуры татарского народа. В то же время анализ идейного развития Ибрагимова проливает свет и на более общие закономерности становления социалистической идеологии.

Его путь от бунтаря-шакирда до принципиального марксиста-ленинца отразил искания, противоречии и порывы бурной и чрезвычайно сложной эпохи начала XX в. Мировоззрение Ибрагимова выросло на базе передовых традиций национальной общественной мысли, прежде всего на базе демократического просветительства. Воспитанный на многовековых гуманистических традициях родной литературы, он вобрал в себя и достижения передовой общечеловеческой культуры, проводником которой служили ему прежде всего русская культура и литература. Свои первые идейные и творческие шаги писатель совершил и русле реформаторского движения. Однако он с самого начала не удовлетворялся «обновленческими» лозунгами и идеалами; молодому Ибрагимову были свойственны интенсивные духовные искания. Горячее сочувствие родному народу и глубокое недовольство его положением приводят его на позиции революционного демократа.

Ибрагимов принадлежит к тем прогрессивным писателям России, для которых не было вопроса: принимать или не принимать революцию. Он принял ее всецело. Великий Октябрь озарил самобытный талант писателя, позволил в полной мере раскрыться его многогранным способностям.

Творческая деятельность Г. Ибрагимова была на редкость многогранной. Писатель, публицист, ученый-востоковед, лингвист и литературовед, редактор, педагог, автор и составитель многочисленных учебников для татарских школ, исследователь истории революционного движения и т. д.— порой трудно бывает решить, какой стороне отдать предпочтение, как, впрочем, трудно и определить, в какой области им сделано больше, что из проделанного важнее.

Г. Ибрагимов удачно сочетал в себе черты талантливого художника, большого ученого-теоретика и блестящего организатора-практика. Он обладал характером борца-преобразователя и запомнился своим современникам как подвижник, человек, не боящийся и не избегавший никаких трудностей. При этом не внешние обстоятельства и не какие-либо привходящие причины, а высокое чувство патриотизма, горячая любовь к народу, страстное желание принести ему как можно больше пользы побуждали Ибрагимова браться за самые различные дела, вдохновляли его на самоотверженную деятельность, героизм и самопожертвование в работе.

Литературное наследие Г. Ибрагимова необычайно богато. За сравнительно короткий период жизни (он умер в 50 лет) им созданы десятки рассказов, 3 повести, 4 романа, одна из первых революционных пьес. Кроме того, Ибрагимовым опубликовано 12 научных книг по истории революционного движения, теории и истории литературы, эстетике и лингвистике, около 350 теоретических, критических и публицистических статей, более 10 учебников по языку и литературе. Общий объем художественного и научного наследия Г. Ибрагимова составляет почти 700 авторских листов.

Изучение этого многогранного и обширного наследия способно дать татарской филологической науке немало полезного как в теоретическом смысле, так и для повседневной творческой практики. Опыт и высокий пример замечательного художника-гражданина, интернационалиста, бойца с успехом служат решению одной из важнейших задач, поставленных Коммунистической партией,— «воспитанию всех трудящихся в духе советского патриотизма, гордости за социалистическую Родину, за великие свершения советского народа, в духе интернационализма, непримиримости к проявлениям национализма, шовинизма и национальной ограниченности, в духе уважения ко всем нациям и народностям».

Разумеется, изучение творчества Г. Ибрагимова началось не сегодня. Первые статьи о нем появились еще в дооктябрьские годы, и почти сразу вокруг деятельности и личности Ибрагимова завязалась идейная борьба — борьба за правдивую, научную оценку как мировоззрения писателя, так и созданных им произведений.

В исследование и пропаганду литературного наследия писателя внесли свой вклад А. Саади, П. Коган, Г. Нигмати, Г. Гали, А. Самойлович, Г. Халит, Г. Баши-ров, Р. Бикмухаметов, Л. Климович, X. Усманов, И. Ну-руллин, М. Гайнуллин, У. Гимадиев и другие; многое дают книги воспоминаний Э. Мухамедовой и башкирского народного поэта С. Кудаша. Большую работу по сбору и публикации материалов о жизни и творчестве писателя осуществляет комиссия по литературному наследию Г. Ибрагимова, возглавляемая Афзалом Шамовым. Под его редакцией в 1966 г. выпущен сборник воспоминаний об Ибрагимове на татарском языке. Сюда вошли воспоминания более пятидесяти современников писателя — литераторов, ученых, деятелей культуры, партийных и советских работников, а также его близких.ибрагимов татарский литература публицистика

Мы назвали лишь важнейшие работы о Г. Ибрагимове. Но написано о нем несравненно больше, и, пожалуй, нет ни одной крупной работы, серьезного исследования по истории татарской советской литературы, где бы в той или иной степени не затрагивались деятельность этого выдающегося писателя, его произведения.

Сегодня его имя носят средняя школа в Казани, проспекты и улицы городов и сел Татарии и Башкирии, Казанский институт языка, литературы и истории.

Ныне имя Ибрагимова — классика и основателя татарской советской литературы — в школьных программах, его художественные произведения и научные труды изучаются в вузах. О творческом пути, общественной и революционной деятельности, научном подвиге Ибрагимова пишутся труды, научные статьи. Его образ вдохновляет писателей, художников, композиторов на создание новых книг, музыкальных произведений, художественных полотен.

Большая работа проведена за последние годы по собиранию, изучению и изданию творческого наследия писателя. Почти все художественные произведения Ибрагимова переведены и изданы на русском языке. В настоящее издано собрания сочинений писателя в 8 томах. Это наиболее полное издание литературного наследия Ибрагимова на татарском языке, в него наряду с художественными произведениями войдут критические работы и статьи, публицистика, труды по истории и филологии, а также письма. Оно, несомненно, поможет читателям всесторонне и наиболее полно представить богатое творчество и многогранную деятельность Г. Ибрагимова, явится достойным памятником выдающемуся писателю и революционеру.


Статьи по теме