Учебник Татар Эдэбияты 6 Класс

Уважаемый гость, на данной странице Вам доступен материал по теме: Учебник Татар Эдэбияты 6 Класс. Скачивание возможно на компьютер и телефон через торрент, а также сервер загрузок по ссылке ниже. Рекомендуем также другие статьи из категории «Учебники».

Учебник Татар Эдэбияты 6 Класс.rar
Закачек 2821
Средняя скорость 1103 Kb/s

Учебник Татар Эдэбияты 6 Класс

Татар әдәбиятыннан электрон китап. 2 нче кисәк.

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды.

Календарь – тематик планлаштыру .

6нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прораммасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н.

Эш программасы «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V‒IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм «.

Хөрмәтле коллегаларым! Мин бу биремнәрне, тестларны 5-6 нчы сыйныфларда, татар әдәбияты дәресләрендә, укучыларымның белемнәрен тикшерү өчен төзедем. Рус телле балаларга татар әдәбияты бик катлаулы бул.

ҮЗАНАЛИЗУкытучы: Исмәгыйлова Наилә Әнәс кызыСез 9 нчы а сыйныфының рус төркемендә дәрес карадыгыз. Мин 9 нчы а сыйныфының класс җитәкчесе дә булам. Төркемдә 8 укучы – 6 кыз һәм 2 малай. Бу балал.

5 нче сыйныф.Татар әдәбияты дәреслегенең электрон варианты.

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының муниципаль автоном гомуми белем учре ждениесе “Базарлы Матак гомуми урта белем мәктәбе”

МБ утырышында педагогик киңәшмәдә Мәктәп директоры

МБ җитәкчесе пед.киңәшмә җитәкчесе ______/Абдрахманова Л.З./

______/Хафизова В.Г./ _____ __/Абдрахманова Л.З./ боерык № 27 нче август

Беркетмә №1 беркетмә №1

26.08.2014 нче ел 27.08.2014 нче ел

Татар әдәбиятыннан эш программасы

Белем бирү баскычлары: төп гомуми белем, 6 класс

У кытучы : Гатауллина Г.Х.

Уку-укыту буенча директор

/Искандарова А.Д./ 20 14 нче ел

2014-2015 нче уку елы

Календарь – тематик план.

Укытучы Гатауллина Г.Х.

Барлыгы: 70 сәг, атнага 2 сәг

Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар, Казан -2014, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “ Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-VII сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы” Төзүче-авторлары : Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Казан-2014,Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укчылар өчен). 6 нчы сыйныф. 2 кисәктә. 1 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел һәм татар әдәбияты : 6 нчы сыйныф/ Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина, Ә. З. Мифтахетдинова. Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел, рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбапка нигезләнеп төзелде.

Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар, Казан -2014, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “ Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-VII сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы” Төзүче-авторлары : Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Казан-2014,Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укчылар өчен). 6 нчы сыйныф. 2 кисәктә. 1 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел һәм татар әдәбияты : 6 нчы сыйныф/ Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина, Ә. З. Мифтахетдинова. Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел, рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбапка нигезләнеп төзелде.

Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисматова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Күпмилләтле аудиториядә татар әдәбиятын укыту өчен төзелгән программа бербөтен документ булып тора, ул биш өлешне иңли: аңлатма язуы; укыту курсының эчтәлеге, укыту-тематик планы; укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; курсның укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләү әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүгә, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү һәм күнекмәләрне формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чараларын үзләштерү.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларын каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп каралды. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Универсаль уку гамәлләрен рус телле балаларга татар әдәбиятын укыту барышында куллану нәтиҗәсендә, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү юнәлеше көчәйде (мәсәлән: өй эше бирү − берничә вариантта). Бу вакытта укытучы эшчәнлегендә идарә итү алымнары көчәя.

Шул рәвешле, федераль дәүләт стандартларына таянып татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты да ачыкланды: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

− татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларне да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.

«Үрнәк программа»га кертелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы:

1. Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре;

2. М.Гафуриның «Ана» шигыре;

3. Һ.Такташның «Мокамай» поэмасы;

4. М.Җәлилнең «Чәчәкләр» шигыре;

5. Ә.Еникинең «Туган туфрак» хикәясе;

6. Г.Бәшировның «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Сабантуй» өзеге.

6 нчы сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

– әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;

– 10 −12 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

I I I бүлек . Укыту-тематик план

1. Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.

2. Халык моңнары: җырлата да, елата да.

3. Кадерле син, кеше-туганым!

4. Энҗе карлар явып үткән.

5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

6. И л өстендә илле дустың булсын .

7. К өлке көлә килә.

8. Һ әр фасылың гүзәл, табигать!

Әдәби әсәр өйрәнү: 54 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе: 10 сәгать (монда кабатлау, проект дәресләре)?

Сыйныфтан тыш уку дәресе: 4 сәгать (өстәмә уку өчен бирелгән әсәрләрне алган дәресләр)?


Статьи по теме