Яшел Сандык Изложение 10 Класс

Уважаемый гость, на данной странице Вам доступен материал по теме: Яшел Сандык Изложение 10 Класс. Скачивание возможно на компьютер и телефон через торрент, а также сервер загрузок по ссылке ниже. Рекомендуем также другие статьи из категории «Учебники».

Яшел Сандык Изложение 10 Класс.rar
Закачек 3282
Средняя скорость 9297 Kb/s

Яшел Сандык Изложение 10 Класс

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина

Предварительный просмотр:

Заявка на участие в региональной научно-практической конференции
«Славные страницы истории Отечества».
Кириллова Кристина Петровна
МБОУ «Лицей-интернат (школа для одаренных детей) г.Буинска РТ»
Ученица 10-а класса
«Я лиру посвятил народу своему» — выдающиеся деятели культуры Зеленодольска
422431 РТ, г. Буинск, улица Сонечная д.42, e-mail: ketrin1995@bk.ru, 89625624888
Научный руководитель: Галимова Гулия Вакиловна, учитель татарского языка и литературы, e-mail: galimova.guliya2010@yandex.ru

Кириллова Кристина Петровна

ЯШЕЛ ҮЗӘН РАЙОНЫНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ

Яшел Үзән районы – татар халкына бик күп шөһрәтле ул һәм кызлар бүләк иткән төбәк. Бу яктан атаклы язучылар да, шагыйрьләр дә, төрле фән өлкәләрендә эшләгән абруйлы галимнәр дә аз чыкмаган. Каюм Насыйри, Афзал Шамов, Идрис Туктар, Азат Вергазов, Шәриф Сайкин, Гомәр Саттаров, Резидә Төхвәтуллина, Рәшид Кәлимуллин, Лариса Дяткова кебек атаклы кешеләр исемнәре генә дә ни тора!

Яшел Үзәнне очраклы гына Татарстан Республикасының “Көнбатыш капкасы” дип атамыйлар.

Европа белән Азия тоташкан җирдә, Марий Эл, Чувашстан, Татарстан читендә урнашкан Яшел Үзән шәhәре кебек ТРда башка бер шәhәрдә юк. Яшел Үзән үзенең атамасын тулысынча аклый. Төнъяк hәм көнбатыштан шәhәрне ярым боҗра булып урманнар били, ә көн яктан олы елгасы юа. 200 ел элек Иделнең бөек транспорт юлы булган ярында кечкенә генә Яшел Үзән (гади халык телендә Гәрәй) хәзерге көндә югары класслы булган белгечләре белән уникаль промышленностьле эшче шәhәргә әверелде.

Хәрби диңгез флоты өчен кораблар, пассажир суднолары, суыткычлар, титан агызма, төрле җиhазлар өчен детальләр-боларның барысында Яшел Үзән предприятиеләре эшләп чыгара. Боларны Татарстаннан читтә дә беләләр.

Районның территориясендә 27 авыл хуҗалыгы предприятияләре азык-төлек җитештерә,шул исәптән Зөя ит комбинаты җитештергән ашамлыклар, ”Майский” агрокомбинаты җитештергән яшелчәләр.

Яшел Үзәнлеләрнең горурланырлык нәрсәләре дә җитәрлек. Раифа, Зөя (Свияжск) архитектурасы, тарихи, истәлекле урыннары, уникаль Идел-Кама табигый тыюлыгы Европада иң зурларыннан берсе. Җиңү мәйданындагы аллея Советлар Союзы геройларына багышланган.

Күчеп килеп урнашкан кешеләрдән, кагыйдә буларак, hәрвакыт олы җанлы, талантлы балалар туган. Алар, әйтерсең, үзләрен сыендырган бу җиргә хөрмәт йөзеннән, үз-үзләрен аямыйча, чын күңелдән хезмәт иткәннәр.

Совет власте елларында оборона заводларына бу тармакның иң яхшы белгечләрен юнәлткәннәр. Яшел Үзән кешеләре белән дә шул ук хәл булган.

Менә күптән түгел Олы Ключи авылыннан Александр Иванович Журин бөек рус җырчысының Раифа белән янәшәдәге Олы Ключи авылында тууын, шунда чукындырылуын, ике елдан соң аны ата-аналары Казанга алып китүләрен дәлилләгән.

“Тормыш кешелеккә файдасыз булса, тулы түгел”. Бу канатлы сүзләр 1892 елның 25 мартында Яшел Үзән янындагы Әйшә авылында туган, видеомагнитофон уйлап чыгарган,А.М.Понятовныкы. Аның ата-анасы сәүдә белән шөгыльләнүче урта хәлле крестьяннар булган. Понятов Казан университетының физика-математика факультетында бер курс укыганнан соң Мәскәүнең югары хәрби-техник уку йортына укырга күчә. Беренче Бөтендөнья сугышында авиация офицеры булып хезмәт итә. Анда большевикларга каршы көрәшә. Сугыштан соң Кытайга күчеп китә, ә аннан Америкага да барып җитә. 40 ынчы елларда Колифорниядә яшь инженерлардан торган фирма ача.

Ул бу фирманы “Ампекс” дип атый.Башлангыч чорда АКШ ның хәрби эшчәнлеге өчен “сельсин”(радиолока ияле антенналарның төгәл эшләвен үтәүче электромеханик үткәргечләр)эшләп чыгара.Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң фирма видеомагни-тофоннар эшләп чыгара башлый.Фирма бу тармакта “чәчәк ата”.

А.М.Понятовның вафат булуы сәбәпле фирма кулдан-кулга күчә башлый. Аның исеме АКШта онытыла бара, әмма Яшел Үзәндә аны хөрмәт белән искә алалар, шундый якташлары булуы белән чиксез горурланалар.

Кемдер бу ямьле җирдә туган, кемнәрдер сугыштан соң шәhәрнең хәрби промышленностен үстерергә күчеп килгәннәр. Яшел Үзән аларның барысында үз иткән.Мәсәлән,атаклы Идел флотилиясенең командиры Сергачев биредә яшәгән hәм күмелгән.

Шулай ук, түбәндә санап үтеләсе атаклы шәхесләр Яшел Үзәндә туганнар hәм яшәгәннәр: Романнар, хикәя, повестьлар авторы А.И.Купринның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүче И.И Туктаров(1896-1982); күп кенә әсәрләр авторы Н.В.Гоголь, А.С.Пушкин, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән Афзал Шиhабетдин улы Шамов(1900-1990); романнар, повесть, хикәяләр авторы М.М.Хәсәнов (1927-1990).

Күренекле артистлар: Усман Әлмиев, Рәшид Сабиров, Резедә Төхвәтуллина, Йосыф Гыйззәтуллин; Медицина университеты ректоры, профессор Наиль Хәбибулла улы Әмиров; филология фәннәре докторлары, профессорлар Нәзим Габдрахман улы Ханҗафаров һәм Фәиз улы Саттаров.

Менә тагын аерым игътибарга лаек ике шәхес: болар безнең бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри hәм искиткеч талантлы рәссам Константин Васильев.

Әкияткә хас матур Яшел Үзән җиренең мәдәният эшлеклеләреләрен, артистларын санап чыгу да гади эш түгел. Санкт-Петербургның Киров исемендәге опера һәм балет театры солисткасы,бөтендөньяга танылган опера җырчысы Лариса Дяткова 1952 елда Яшел Үзән шәһәрендә туган, урта мәктәпне тәмамлаган. Ул хатын-кызга хас сирәк –тенор тавышлы. Аның белән чит ил театрлары берничә елга алдан ук контрактлар төзеп куйган.

Мәктәп конкурсында бер музыка укытучысы Ларисаның тавышының матурлыгы, андый тавышның сирәклеге, аңа киләчәктә укырга кирәклеге турында әйтә. Мәктәпне тәмамлап Казан консерваториясенә бара, ләкин аны анда алмыйлар. Лариса төшенкелеккә бирелми, ул Ленинград консерваториясенә китә, аны шунда ук кабул итәләр.

Яшел Үзәннең музыкаль талантлары турында сөйли башласак, ТР композиторлар Союзы рәисе (председателе) Рәшид Фәhимович Кәлимуллин да искә алмый мөмкин түгел. Ул 1957 елда Яшел Үзәндә туган, 3 нче мәктәпне тәмамлаган. Яшьтән үк булдыклы бала-ике ел эчендә музыка мәктәбен тәмамлаган. Аннан соң музыка училищесы, консерватория.

Казан консерваториясе ректоры булган Рубин Кәбир улы Абдуллин да 1950 елда Яшел Үзәндә туа, укый.

Мәскәүнең зур театрында ике дистә елдан артык, баш партияләрне башкаручы, лирик Аркадий Мишинькин да Яшел Үзәннеке. Аның анасы чибәр Юлия Мишенькина да 60 нчы елларда шәhәрнең “Родина “мәдәният йортында дан казанган. Яшел Үзән халкы аны яратып “безнең Зыкина”дип йөрткән. Аның улы Аркадий да мәктәптән соң Мәскәү консерваториясенә укырга кергән. Аркадийның да беренче чыгышлары мәдәният йортында узган.

Татарстанның халык артисты, татар операсына нигез салучыларның берсе, легендар җырчы Усман Әлмиев та 1915 елда Яшел Үзән районы Акъегет авылында дөньяга килә. Усман Әлмиевнең иҗат юлы 1939 елда башланып китә. Мәскәү консерваториясендә опера бүлеген тәмамлый. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Галимҗан (“Башмагым”), Хәлил, Бәдри (“Галиябану”), Җикмәргән (“Алтынчәч”), Илдар, Самат, Муса Җәлил һәм башка бик күп рольләр башкара. Усман Әлмиев опера сәнгатен генә түгел, татарларда эстрада җырын да популярлаштыра башлаучы.

Усман Әлмиев 30 ел дәвамында Татарстан театр әһелләре берлегенең ветераннар оешмасында эшли. Шуның 20 елында рәис вазыйфаларын алып бара.

Җырчы 2011нче елны вафат. Быелгысы елны анарга 24 апрель көнне 97 яшь туласы булган.

Сара Садыйкованың ата-анасының туган авылы –Айдар. Артистка Сәхибҗамал Иделленең (Волжская) тамырлары да Яшел Үзәннең Тугач авылында.

Габдулла Тукайның апасы соңгы көннәрен Васюково авылында яшәгән, шунда вафат булган.

Яшел Үзән җиреннән мондый олуг шәхесләрнең чыгуы юкка гына түгелдер. Моңа, миңа калса, төбәкнең искиткеч гүзәл табигате, суларының шифалылыгы, һавасының сафлыгы белән аңлатырга кирәктер. Мондый урында яшәгән кешеләрнең дә күңелләре саф, киң һәм иркен була. Бары шундый кешеләр генә илгә үз халкы өчен җан атучы, талантлы шәхесләр бүләк итә ала. Ләкин монда тагын бер хикмәт бар. Яшел Үзән кешеләре, беренче карашка ук, гадилеге, кунакчыллыгы, һәм иң мөһиме, зыялылыгы, затлылыгы белән аерылып тора. Чөнки алар – татар халкына Сөембикәне биргән данлыклы Йосыф мирза ыруының дәвамчылары. Ханбикәләре белән шушы төбәккә күчеп, җирле татарларның да иң асыллары белән генә кушылганнан соң ничек бу җир, бу халык мәшһүр шәхесләр тудырмасын?!

Изложение на татарском языке на тему “Яшел җиләк болыны”/”Яшел жилэк болыны”Чәчәкләр. Төнлә алардан тәкәббер йолдызлар да көнләшә. Үлән- кылларны хуш исле җил тибрәтә — жылы моң агыла. Моннан ерак­та түгел инеш көлә. Ишетәсезме: рәхәтләнеп, сабый бала кебек көлә. Үзендә кояш нурларын коендырып уйный-уйный көлә. Тыныч. Матур! Шулкадәр матур — елыйсы килә! Әллә бәхетме бу?

Читләтеп узмасын иде андый елаулар. Әнә тегендә, наратның йомшак энәләренә кадала-кадала, кояш башларын сыйпый-сыйпый. бер болыт котүс килеп җитә. Куркытырга азаплана, яңгырап-көттереп килә. Ул арада бәхет һавасы инештән, үләннәрдән, җирдән күтәрелеп, яңгыр тамчылары белән кушыла. Авыр тамчылар тузан кунган яфракларыма шулхәтле көчле нтеп бәрә ки, җип-җиңел булып китә.

Читләтеп узмасмы икән андый яңгырлар? Әнә теге яфрак астында ике бөҗәк сугыша. Берсе бәләкәйләрен талый. Ә кояш исә икесенә дә карап көлә, аптырап көлә — аны әле кошлар бүлми.

Читләтеп узсыннар иде безнең болынны андый бөҗәкләр.

Туктале… боларның барысы да: кояш, кошлар… чишмә, болыным… ни өчен кирәк. Ә миң? Мин кирәкме икән?

Усал бөҗәкләр, кашларын җыерган болытлар, ерактан ишетелгән ямьсез тавышлар болынымны — бар дөньямны каплый бара түгелме? Мине дә каплап алып китмәсләрме сон? Юк, нишлим мин? Минсез дөнья буламыни? Минем яшисем бар ич әле. Әле кегг-кечкенә, ямь-яшел генә булсам да. зур болыннан көч җыеп, үз көемне болын моңына өстисем бар ич әле минем!

Болыныма сокланам — минем аның матурлыгын гына күрәсем килә, матурлыгын гына. Болынымны үз колачы белән кочкан чиксез күккә сокланам — төш кенә түгел микән болар? Юк, төш түгел, Түгел!

Кояш — кайнар йөрәк — һәммәбезне дә ярата, җылы кочагына сыендыра. Күбәләкләр, чәчәктән чәчәккә кунып, безне иркәләп сыйпый торган җил чыгара — барысын да күрәм. тоям! Күрәм… тоям… Минем дә кояшта, инештә, җилдә, җирдә эрисем, бар көчемне аларга бирәсем килә. Давыллар, чәчәкләр, нурлар, йолдызлар читлә­теп узмасын иде мине!

Кояш булып югарыга күтәрелосе, салкын җил белән көрәшәсе, аннан көләсе иде! Безнең болында җиләкләр күп. Кара: кечкенә генә яшел бөртекләр ак чәчәкләргә сыеналар, алардан көч, муллык, туклык сорыйлар. Килер вакыт, без кызарып, пешеп өлгерербез, тирә-якка бәхет моңын таратырбыз. Ышаныгыз. Мин ышанам.

Кайдандыр ерактан, бик ерактан “чыж-чыж” дпгон тавыгн ишетелә. Чү, чалгы гавышы!

Бәлки… читләтеп узар.

Башкача була да алмый! (326 сүз)

*Транслит*

Чэчэклэр. Тонлэ алардан тэкэббер йолдызлар да конлэшэ. Улэн- кылларны хуш исле жил тибрэтэ — жылы мон агыла. Моннан ерак­та тугел инеш колэ. Ишетэсезме: рэхэтлэнеп, сабый бала кебек колэ. Узендэ кояш нурларын коендырып уйный-уйный колэ. Тыныч. Матур! Шулкадэр матур — елыйсы килэ! Эллэ бэхетме бу?

Читлэтеп узмасын иде андый елаулар. Энэ тегендэ, наратнын йомшак энэлэренэ кадала-кадала, кояш башларын сыйпый-сыйпый. бер болыт котус килеп житэ. Куркытырга азаплана, янгырап-коттереп килэ. Ул арада бэхет хавасы инештэн, улэннэрдэн, жирдэн кутэрелеп, янгыр тамчылары белэн кушыла. Авыр тамчылар тузан кунган яфракларыма шулхэтле кочле нтеп бэрэ ки, жип-жинел булып китэ.

Читлэтеп узмасмы икэн андый янгырлар? Энэ теге яфрак астында ике божэк сугыша. Берсе бэлэкэйлэрен талый. Э кояш исэ икесенэ дэ карап колэ, аптырап колэ — аны эле кошлар булми.

Читлэтеп узсыннар иде безнен болынны андый божэклэр.

Туктале… боларнын барысы да: кояш, кошлар… чишмэ, болыным… ни очен кирэк. Э мин? Мин кирэкме икэн?

Усал божэклэр, кашларын жыерган болытлар, ерактан ишетелгэн ямьсез тавышлар болынымны — бар доньямны каплый бара тугелме? Мине дэ каплап алып китмэслэрме сон? Юк, нишлим мин? Минсез донья буламыни? Минем яшисем бар ич эле. Эле кегг-кечкенэ, ямь-яшел генэ булсам да. зур болыннан коч жыеп, уз коемне болын монына остисем бар ич эле минем!

Болыныма сокланам — минем анын матурлыгын гына курэсем килэ, матурлыгын гына. Болынымны уз колачы белэн кочкан чиксез куккэ сокланам — тош кенэ тугел микэн болар? Юк, тош тугел, Тугел!

Кояш — кайнар йорэк — хэммэбезне дэ ярата, жылы кочагына сыендыра. Кубэлэклэр, чэчэктэн чэчэккэ кунып, безне иркэлэп сыйпый торган жил чыгара — барысын да курэм. тоям! Курэм… тоям… Минем дэ кояшта, инештэ, жилдэ, жирдэ эрисем, бар кочемне аларга бирэсем килэ. Давыллар, чэчэклэр, нурлар, йолдызлар читлэ­теп узмасын иде мине!

Кояш булып югарыга кутэрелосе, салкын жил белэн корэшэсе, аннан колэсе иде! Безнен болында жилэклэр куп. Кара: кечкенэ генэ яшел бортеклэр ак чэчэклэргэ сыеналар, алардан коч, муллык, туклык сорыйлар. Килер вакыт, без кызарып, пешеп олгерербез, тирэ-якка бэхет монын таратырбыз. Ышаныгыз. Мин ышанам.

Кайдандыр ерактан, бик ерактан “чыж-чыж” дпгон тавыгн ишетелэ. Чу, чалгы гавышы!

Бэлки… читлэтеп узар.

Башкача була да алмый! (326 суз) Еще изложения на татарском языке со схожей к “Яшел жилэк болыны” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

БРИ га әзерләнү өчен материал

С1 Туган як, туган авыл, туган ил, туган җир!

Кешелек дөньясы өчен әлеге төшенчәләр ни дәрәҗәдә мөһим? Туып ускән җиренә кешенең мөнәсәбәте нинди гамәлләрдә, хис кичерешләрдә чагыла? Әлеге сорауларга җвапны Ф. Садриевның “Таң җиле” әсәрендә табарга мөмкин.

Автор тарафыннан күтәрелгән туган якны сагыну проблемасы, минемчә, һәр чор өчен дә актуаль. Чыннан да, кем генә үзенең туып үскән җирен яратмый, сагынмый икән?! Әсәр геройларының берсе Фәрит тә туган ягына ашкынып, җирсеп кайта. Сагыну хисен ачуда авторның (метафора, эпитет) әлеге алымы, һичшиксез, уңышлы.

Мин автор белән тулысынча килешәм. Туган ягын сагынмаган, яратмаган кеше юктыр ул. Каядыр, күпмегәдер китеп, авылыңны сагынып кайту-үзе бәхетле мизгел. Мин дә авылда яшим, авылда яшәвем белән горурланам.

Автор китергән аргуметлар бик үтемле һәм ышанычлы. Күп кенә татар язучылары һәм шагырьләре әлеге проблеманы үзләренең әсәрләрендә яктыртмыйча калмаганнар .Мәсәлән,Г.Кутуйның “Сагыну”нәсерендә лирик герой үзенең туган җирен бернинди чит ил байлыкларына, матурлыкларына алыштырмый.

Х.Туфанның “Аралагыз мине” шигырендә дә туган якны сагыну хисе бирелә. Туган як имәннәренең якынлыгын әниләр якынлыгы белән,гөлләрен туганнар якынлыгы белән тиңли.

Бөек татар шагыйре Г.Тукай да туган авылын сагыну хисен үзенең “Туган авыл” шигырендә бик үтемле чагылдыра.

Туган авыл, туган як темасы-язучылр һәм шагыйрьләр өчен мәңгелек тема. Туган якның гүзәл табигате кешегә яшәү көче, дәрт бирсә, шагыйрҗләргә илһым, иҗатларына ямҗ өсти.

Язмамны йомгаклап шуны әйтәсем килә: Туган җиребезне яратып кына калмыйк, саклыйк, көрәшик.

С1 Бүгенге авылны саклау, яшьләрне авылда калдыру турында сөйләшүләрне еш ишетергә туры килә.Авыллар- үткән тарихыбызның бер өлеше, аларда халыкның моң-зары, кайгысы-шатлыгы,куанычы һәм сагышы .Әмма елдан-ел төрле сәбәпләр белән күп авыллар кечерәя, сүнә, бетә. Ни өчен? Авылларны ничек саклап калырга?Әлеге сорау язучыны хәзер дә борчый. Автор тарафыннан күтәрелгән проблема бүген дә актуаль.Туган авыл- һәркем өчен иң ямҗле урын, иң гүзәл почмак. Шуңа күрә кем генә үзенең туып-үскән ңирен яратмый, сагынмый икән? Бары авылда гына сихри матурлык, бары авылның гына һәр почмагы, болын-кырлары,елга-күлләре,сандугачлар җыры, чишмәләре һәрчак матур була ала,йөрәккә дәрт өсти.

Мин үзем дә авыл кызы. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышларын да ишеттем, йөодызлы күкне дә, тулган айны да күреп сокландым. Туган якның һәр сихри авазы үзенә тарта.Еракка китсәк тә, авылга кайтып шатлык-сөенечләребезне уртаклашабыз, киң күңелле авылдашларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез. Күпме җырлар җырлана авыл турвнда, күпме әсәрләр иҗат ителә.

Йөрәк парәсе булган авыл язмышы куркыныч астында. Эшсезлек- ташлап китүнең төп сәбәбе .Ләкин шулай гына микән? Авылның үз кешеләре дә гаепле бит.

Минем фикеремчә, ил буенча авылларга мөнәсәбәт икенче булырга тиеш. Авылны продукция җитештерүче тармак дип кенә түгел,ә илебезнең, милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклый, яшәү көче бирә торган чишмәсе дип карага кирәк.

Татар әдәбиятыбызда авылны, халык әхлагын, гореф-гадәтләрен яклап язылган әсәрләр байтак. Шуларның берсе- Ә.Баяновның “Сәяхәтнамә” поэмасы.Яшеллеккә күмелгән авыллар юкка чыга. Сала егете каланың бизәкле утларына, мич якмыйча елынган торагына, краннан аккан суына кызыгып, салкын чишмәсен, сандугачлы әрәмәсен ташлап китә.Авыл бетә, йолалар югала,жырлар онытыла, ана теленең кирәге калмый. Шуңа шагыйрь бар халыкларны саклап калырга чаң кага.

Ә Еникинең “Әйтелмәгән васыять әсәрендә Акъәбинең балалары кайсы кая таралып, заманча яшәп, зур дәрәҗәләрдә эшләп, шәһәр кешеләре булып беткәннәр. Алар буыннарны ялгап торган җепне югалтканнар, авылга да сирәк кайталар. Аналарының авылны сагынуын да, аның теләген дә, сагышын да аңламыйлар.

Чәчәк атсын авыллар, чәчәк кебек шиңмәсен, саргаймасын, кипмәсен. Кырыңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүче- синдә яшәүче халкын булсын.

Һәр халыкның үзенә генә хас булган яхшы һәм начар сыйфатлары бар. Нәрсә яхшы, нәрсә начар соң?Язучы Г.Сабитов бирелгән өзектә менә шушы сорауларга җавап бирергә тырыша.

Язучы беренче өлештә яратып башкара торган шөгылең булуга югары бәя бирә. Шөгыль җаныңа якын булырга, син аннан ләззәт алырга тиешсең. Малайларның яраткан шөгыльләре- балык тоту. Балык тоткач, шатлыклары эчләренә сыймый. Ләкин малайлар арасында кешелеклелек сыйфатлары формалашып җитмәгән.

Шушы вакыйга белән бәйләп, язучы икенче начар сыйфатны- көнчелек проблемасын да күтәреп чыга

Иптәше, көтләшеп, дустының балыгын суга җибәрә. Кечкенә балада каян килә бу сыйфат?Көнчелек хисен берничек тә ярату, сагыну,кызгану кебек хисләр белән янәшә куеп булмый.

Автор бу проблеманы яктырту өчен, “авызын иләмсез кыйшатты”,”кара көюче эчкерле бәндәләр” кебек фразеологизмнар кулланган. Минем уйлавымча, автор күтәрелгән проблемаларны тулысынча яктырта, аңлата алган.

Автор фикере белән килешмичә мөмкин түгел. Чыннан да, көнчелек хисе булган кешедән төрле мәкерле эшләр көтәргә була.шҗләрнең бәхетен өзә. Күп кенә язучылар әлеге проблеманы күтәрәләр. Мәсәлән, М.Фәйзинең “Галиябану” драмасы.Көнләшү нәтиҗәсендә Исмәгыйль, Хәлилне үтереп, яшьләрнең бәхетен өзә.

А.Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәрендә дә ризыкларын бергә бүлешеп ашаган Сәләхетдин белән Мирфатыйх гаиләләренә байлык белән бергә көнчелек тә килеп керә. Көнчелек хисе Гөлбикә белән Гөлмәрьямне дә сихерли, таш күңеллегә әверелдерә.

Язмамны тәмамлап, кешеләр, сезгә шуны әйтергә телим: көнчелектән саклана күрегез! Яраткан шөгылегездән тәм табып яшәгез!

Юк-бардан көнләшү- көчлеләр эше түгел ул.

С1 Чишмәләр – яшәү чыганагы

Хөрмәтле якташым Гомәр ага Бәшировның язмасын укыгач, күз алдыма бала чагым, үсмер чагым үткән туган авылым Наласа, аның ямь-яшел чирәмле урамнары, көянтә-чиләк белән су ташыган чишмә сукмаклары килеп басты… Наласаның атаклы чишмәләре! Югары оч чишмәсе, түбән оч чишмәсе, Рәбига чишмәсе… Әти өйләгә кайткан, миңа эндәшә: “Кызым, кисмәктәге су җылынып киткән, йөгереп кенә салкын чишмә суы алып менсәңче.” Ә чишмә юлын үтүе бик җиңелләрдән түгел бездә, әллә ничә тапкыр тау менеп тау төшәсе. Тешләрне камаштырырлык салкын чишмә суының ни дәрәҗәдә шифалы икәнлеген мин ул чакта аңлаганмыни? Ул суны чүмечләп эчкән әти мәрхүм бит беркайчан да ятып авырмады. Әни–бәгыремнең сиксән яшьтә дә бит алмалары яшь кызларныкыдай алмаланып тора иде. Инде үзем олыгайгач кына чишмә суының җан һәм тән сихәте икәнлеген аңлыйм мин. Чыннан да, олуг язучыбыз әйткәнчә, “гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары, тылсымлы сыйфатлары бар” шул. Юкка гына авыл кешеләре үз чишмәләре белән горурланып яшәмиләр, чишмәләренә яратып ягымлы исемнәр кушмыйлар. Авыруга дәва була торган чишмәләр бар бездә. Бу җәһәттәнРинат Мөһәммәдиевның “Чегән чишмәсе”ндәге карт чегәннең сүзләрен ничек искә төшермисең: “Это не вода, а чудо! Сам пей, жена пей, дети пей – и все жить будут.”

Гомәр ага күтәргән проблема – эчәр суларыбызның чисталыгы, аны күз карасы кебек саклау , чишмәләрне Җир-ананың Аллаһ кодрәте белән кешеләргә биргән бүләге дип, кадерен белеп кабул итә белү кирәклеге – бүгенге көннең иң үзәк проблемаларының берсе. Аның бу язмасы белән яшь буынга әйтеп калдырырга теләгән фикере дә шул: саклагыз сулыкларны! Изгеләр чишмәсе кебек чишмә-коелар корымасын, шифалы сулары белән киләчәк буыннарны да сихәтләндерсен!

Язучыбыз гадәти тел белән язмый, җөмләләре уйланырга, сискәнергә мәҗбүр итә. Дөньядагы чик-чамасыз дип саналган суның бары ике проценты гына эчәргә яраклы икән! Әле ул да елдан-ел кими бара!

Минем алтынчы буын бабам – Үки бабай (Укмасыйны шулай атап йөрткәннәр). Ул камил акыл белән, киләчәккә карап безгә яшәр урын сайлаган. Саклыйк без алар ядкарь итеп безгә калдырган дөньяны.Саклыйк урман-болыннарыбызны, елга-күлләребезне. Саклыйк чишмә-коеларыбызны.

Табигатьне аңлау темасы.

Яз килә! Хәбәрдар һәр аваз!

Яз – көләч,тәрәзәң киңрәк ач!

Һәр елны язларыбыз безне үз гүзәллекләре белән шатландыралар.Тәрәзәгә карасам,чәчәкле болыннар,яшел урамнар үзенең матурлыгы белән кешеләрне бәхетле ясап,аларга елмаюны бүләк итеп,безне сокландыралар.Яз – үзе бер шатлык.

Текстның авторы да чәчәкле язның бар матурлыгын тоеп,аны безнең нечкә күңелләребезгә җиткерергә тырыша.Ул ,төрле- төрле эпитетларны һәм чагыштыруларны кулланып,текстны тагын да кызыграк ясый.

Бирелгән текстта,язның бар матурлыклары да санала:дәртле кояш җылысы,яңа тормыш – яңа көн башлануы,яшел үләннәр,хуш исле нәфис чәчәкләр,эшчән бал кортлары,магҗизалы күбәләкләр,сылу сандугачлар,назлы сыерчыклар,иркә кәккүкләр,яңа гына уянган дөньяның ыгы – зыгы – барысы да автор күңеленә якын.

Дөнья уяна. Һәм автор үзе яз белән сокланып,үзенең фикерләрен йөрәкләребезгә җиткереп безне дә язның матурлыгын күреп аңларгаһәм тоярга чакыра.


Статьи по теме